Бүген Үзәк китапханәдә Г.Тукай иҗаты белән танышуыбызны дәвам итеп “И кадерле туган телем” дигән әдәби викторина булып узды.
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.
Ә бүген Үзәк китапханәдә Г.Тукай иҗаты белән танышуыбызны дәвам итеп “И кадерле туган телем” дигән әдәби викторина булып узды.Чарада беренче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары Сибгатуллина З.М. катнаштылар. Чараны укучылар тарафыннан Г.Тукайның шигырьләрен уку белән башлап җибәрдек. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Ярыш барышында “Капитаннар бәйгесе” бик күңелле узды, “Үз фикереңне әйт” Тукайның “Туган тел” шигырье буенча укучылар үз фикерләрен әйтеләр. Шаян табышмакларга җавап бирделәр. “Тукай милләтебез кояшы” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Соңыннан викторинабызны Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык.
Чарабыз тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтте, һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты. Викторина аша укчыларда татар теле һәм әдәбиятына карата иҗади караш тәрбияләнде, туган телне тагында камилрәк өйрәнергә омтылыш тудырды.