20 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә экология елына багышланган “Дөньяны чиста тотыйк – сәламәт булырбыз!” – дигән чара булып узды.
20 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә экология елына багышланган “Дөньяны чиста тотыйк – сәламәт булырбыз!” – дигән чара булып узды.Чарада 8 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары, укытучылары Ахметова Г.И. катнаштылар. Чараны урманга багышланган табышмаклар белән башлап җибәрдек. Укучыларга илебездәге экологик хәл, экология проблемалары, экологик катастрофаларны ничек булдырмау турында сөйләдек, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
“Табигать – ул туган йортыбыз!” – дип аталган экологик викторина үткәрелде. Чара барышында “Дөньяны чиста тотыйк – сәламәт булырбыз!” – дигән презентация күрсәтелде.
Чарабыз тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтте, һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты. Укучылар экология турында белем запасын баетып, яңа мәглүматлар туплап киттеләр.