31 март көнне язучының 130 еллык юбилеена багышланган “Гасырлар улы” дип аталган әдәби кичә үтте. Кичәдә 9 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары катнаштылар
Галимҗан Ибраһимов –әдәби колачы, сүз сәнгатендәге осталыгы, иҗатының байлыгы, киңлеге, гомумән, әдәбият тарихында тоткан урыны белән бер милли җәмһүрият рамкасына гына сыймый торган бик үзенчәлекле, кабатланмас зур талантларның берсе. Аның үткен каләме белән иҗат ителгән роман-повестьлары татар әдәбиятын зур дөньяга алып чыкты.
31 март көнне язучының 130 еллык юбилеена багышланган “Гасырлар улы” дип аталган әдәби кичә үтте. Кичәдә 9 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары катнаштылар.Кичәне Хәсән Туфанның “Абыйлар бар иде” дигән шигыйре белән башлап җибәрдек. Кичә барышында укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, әсәрләренә, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Г. Ибраһимов әсәрләре һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде. Соңыннан Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры башкаруында Г. Ибраһимовның “Алмачуар” спектакле күрсәтелде.
Кичәбез тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтте, һәрекем күңелендә матур хисләр уятты. Укучылар язучы турында белем запасын баетып, яңа мәглүматлар туплап киттеләр.