Центральная библиотека

"Талантлы каләм иясе"

22 апрель көнне Җирлекара үзәк китапханәсе, шәһәр мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины, шагыйрь,прозаик  һәм публицист  Илдус Гали улы Диндаровның “Торна күзе” һәм “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем” дип аталган китапларын тәкъдир итү кичәсен үткәрде.

 Алып баручылар тамашачыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Шагыйрьнең якташлары тарафыннан шигырьләре яңгырады.Илдус Диндаровның тормыш  иптәше Сәкинә ханымның да катнашуы кичәбезгә ямь кертте.Чарада, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Салих кызы Галәүтдинова да катнашты.

Ул якташыбызга иҗади уңышлар теләде.Чара Фәүзия Калимуллина һәм Зөлфия Закирова, аккомпониаторы Сәмигулла Рахматуллин башкаруындагы музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Кичәбезнең иң дулкынландыргыч вакыты азакта иде әле. Чөнки Илдус абый үзенең шигырьләрен, бөтен нечкәлекләрен аңлап, матур итеп, тамашачыларга җиткерде.”Мондый очрашулар ешрак булсын иде, сезне күргәч минем күңелләрем күтәрелеп, иҗат итәргә теләгем артып китә”,-диде ул.