“Әй табигать, серле сандык”
17 март көнне Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре, Халыклар дуслыгы йортының кече залында, якташыбыз Әлфия Миншакир кызы Төхвәтуллинаның “Әй табигать, серле сандык” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үткәрделәр. Очрашу бик җылы һәм күңелле узды. Алып баручылар тамашачыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар,шигырьләрен укыдылар,Әлфия Миншакир кызы белән әңгәмә кордылар. Кичәгә кунакка килгән җирле шагыйрәләребезгә һәм кунакларыбызга сүз бирелде, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре , матбугат ветераны, “Илһамлы як”әдәби берләшмә җитәкчесе ,шагыйрә Сәкинә Хәйруллина, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы,районыбызның
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе,шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова һәм «Дуслык» газетасының баш мөхәррире Лилия Мөбарәкшина Әлфия Төхвәтуллинага һәм тамашачыларга үзләренең дөрес,матур киңәшләрен бирделәр,уңышлар теләделәр.Ә якташыбыз, Сиринә Аиткулова тамашачыларны үзенең моңлы җырлары белән шатландырды.