"Бер күрешү-үзе бер гомер"
20 август көнне, Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре, шәһәр мәдәният сараеның кече залында Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Саҗидә Сөләйманова һәм Рафаэл Төхвәтуллин, исемендәге әдәби премия лауреатлары Миңзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Лилия Фәрхетдинова һәм Резедә Фәрхетдинова белән очрашу узды.
Алып баручылар тамашачыларны язучыларның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, язучылар үзләренең шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләр укыдылар, очрашуда катнашучылар белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Очрашу бик җылы һәм күңелле узды. Чарада шулай ук җирле язучылар Фәүзия Мөхәммәтова һәм Илдус Диндаров катнашты. Алар иҗади атмосфера һәм тәҗрибә уртаклашу планында мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Чара апалы –сеңелле Фәүзия Кәлимуллина һәм Зөһрә Зарифуллина , аккомпаниаторы Сәмигулла Рәхмәтуллин башкаруындагы музыкаль номерлар белән дәвам итте.
Ә соңыннан тамашачылар белән бергәләп “Яшәү матур” җырын башкардылар.