Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Тарих эзлэрен саклап…»

1 октябрьдән Киекле авылы китапханәсендә күренекле язучы Нурихан Фәттахка 90 ел тулу уңаеннан «Тарих эзлэрен саклап…» исемле китап кургэзмэсе эшлэде.

Нурихан Садрилмән улы Фәттахов 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Күчтавыл дигән кечкенә генә татар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ул әдәби иҗат эшенә мәктәптә укыганда ук керешә: шигырьләр, хикәяләр яза, көндәлекләр алып бара, студент елларында фольклор экспедицияләренә чыгып, татар халык иҗаты әсәрләрен җыеша, бик мавыгып, халыкның сөйләм телен, йола-ырымнарын, борынгы тарихи риваятьләрне, әдәби истәлекләрне өйрәнә, шул елларда ук матбугатта шигырьләрен бастыра, беренче романнары донья күрә.

Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап язучы үзенең иҗади игътибарын тагын бер өлкәгә — татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Ул, бөтен көч-дәртен җигеп, татар халкының үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушылып, борынгы Болгар шәһәре хәрабәләрен казу эшләренә якыннан катнаша, гомумтөрки һәм татар халкы тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләрне, борынгы язма истәлекләрне, документларны, шул җөмләдән безнең эрага кадәр кытай тарихчылары теркәп калдырган барлык беренчел чыганакларны күздән кичерә. Бу озак елларга сузылган эзләнү-өйрәнүләрнең нәтиҗәсе булып иң әүвәл «Ител суы ака торур» романы һәм «Кол Гали» трагедиясе иҗат ителә, «Сармат кызы Сәринә», «Сызгыра торган уклар», «Кичү» романнары басыла.

Шул эсәрләр кергән жыентыклар хәм басмалар китапханә күргәзмзсендә урын алды. Укучыларга татар тарихын өйрәнүдә алар – кабатланмас чыганаклар.