“Тукай безнең күңелләрдә”
12 февральдә Киекле авылы китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай безнең күңелләрдә» исемле әдәби сәгать үткәрде.
Әдәби сәгать татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Чарада Габдулла Тукайның иҗаты турында сүз алып барылды.
Шагыйрьнең «Китап» исемле шигыре китапханәнең даими укучысы - Киекле авылы мәдәният йорты хезмәткәре Салахова Айгөл Галимҗан кызы тарафыннан укылды.