Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

“Апушның балачагы”

5 февральдә Киекле авылы китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында "Апушның балачагы" исемле әдәби сәгать үткәрде.

 

Әдәби сәгать татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.

 

Габдулла Тукайның ятимлектә үткән балачагы турында фикер йөртелде, китапханә фондында сакланган китапларына күзәтү ясалды.

 

Шагыйрьнең "Буран" исемле шигыре китапханәнең даими укучысы Хуҗиева Ләйсән Илдус кызы тарафыннан укылды.