Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Тукайның балачагы.

Бүген, 22 гыйнварда, Киекле авылы китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында "Тукайның балачагы" исемле әдәби сәгать үткәрде.

 

Әдәби сәгать татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.

 

Чара барышында Габдулла Тукайның ятимлектә үткән балачагы турында фикер йөртелде, юбилярның китаплары кертелгән «Шагыйрьнең мәңгелек иҗаты» исемле китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

Чара ахырында "Кышкы кич" исемле шигыре укылды.