“Шагыйрьнең мәңгелек иҗаты”
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Киекле авылы китапханәсе «Шагыйрьнең мәңгелек иҗаты» исемле китап-мәгълүмат почмагы оештырды.
Китапханәгә килүчеләр бу почмак аша Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле, иҗат юлы белән таныша алалар.
Шулай ук китапханә фондында сакланучы күп санлы әсәрләрен уку һәм яздырып алу мөмкинлеге дә бар.