Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

“Кечкенә Апуш” - әдәби сәгать

15 гыйнварда Киекле авылы китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында "Кечкенә Апуш" исемле әдәби сәгать үткәрде.

Әдәби сәгать татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.

Китапханәнең "Тукай дөньясы: укыйбыз һәм илһамланабыз" әдәби клубы әгъзалары тарафыннан оештырылган чара барышында Габдулла Тукайның ятимлектә үткән балачагы турында фикер йөртелде, китапханә фондында сакланган китапларына күзәтү ясалды.

1909 елда иҗат ителгән "Ай һәм кояш" исемле шигыре чарада катнашучыларда бик матур хисләр уятты.