“Яңа ел котлаулары”
2 гыйнварда Киекле авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Киекле авылы җирлеге оештырган Яңа ел котлауларында катнашты.
Чара барышында Киекле авыл җирлегендә яшәүче балаларга Яңа ел котлаулары һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы геройларыбызның балаларына да бәйрәм атмосферасы җиткерелде.
Балалар үзләре дә Кыш бабай белән Кар кызына матур яңа ел шигырьләрен сөйләп, яхшы кәеф бүләк иттеләр.
Яңа ел — ул иң кадерле хыяллар тормышка аша торган вакыт! Балаларның йөзләрендәге ихлас елмаюларны һәм аларның күзләрендәге шатлыкны күрү - иң яхшы бүләк!