Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

“Мәңгелек дан һәйкәлләре”

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә.

Бу көн ил территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет солдатлары истәлегенә багышлана.

 

Бу истәлекле көн уңаеннан Киекле авыл китапханәсе «Мәңгелек дан һәйкәлләре» акциясе оештыры.

 

Китапханә укучыларына бу истәлекле датаның кайчан һәм ни сәбәпле сайлануы турында сөйләнелде һәм чара вакытында катнашучылар һәлак булган сугышчылар истәлегенә шәмнәр кабыздылар.

 

Акциядә Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә катнашты.