“Тәрбия дәресләре”
Бүген, 28 октябрьдә, Киекле авылы китапханәсендә татар галиме-мәгърифәтчесе, язучы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Тәрбия дәресләре» исемендә уку көне оештырылды.
Чарада Киекле урта мәктәбенең көзге каникулларда оештырылган лагеренә йөрүче балалар катнашты.
Яшь укучыларга Каюм Насыйриның кыскача биографиясе сөйләнелде, этнография, география, тарих, тәрбия һәм рухи мәдәният буенча хезмәтләре, әкиятләре, дару үләннәре һәм кулинария буенча китаплары турында мәгълүмат бирелде, язучының Казанда урнашкан музее турында видеосюжет каралды.
Чарада шул ук исемдәге китап күргәзмәсе эшләп килде.