Алтын яшьтә
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Киекле авылы китапханәсе «Алтын яшьтә» чарасы оештырды.
Өлкән буын вәкилләренең өйләренә бару һәм әлеге изге һәм якты бәйрәм белән котлау китапханәнең күркәм традициясенә әверелде. Быел да Үрнәк һәм Киекле авылларында яшәүче авылдашларыбыз - китапханәнең даими укучылары һәм китапханә чараларында актив катнашучылар белән очрашу җылы тәэсирләр калдырды.
Күңелле теләкләр белән бергә аларга кызыклы әдәбият, сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм итүче, төрле шөгыльләргә өйрәтүче китаплар тәкъдим ителде.