Үз эшен яратып...
«Авыл яши - Деревня живет» проекты кысаларында Киекле авылы китапханәсендә «Үз эшен яратып...» әңгәмәсе үткәрелде.
Чарада Киекле авылы җирлеге башлыгы Кашапова Лилия Ильяс кызы тарафыннан үз хуҗалыкларын булдырган эшмәкәрләр һәм бу өлкә белән кызыксынган авыл халкына эшкуарлык эшчәнлегендәге үзенчәлекләр һәм яңалыклар белән таныштырды.
Чара барышында китапханәдә авыл хуҗалыгы тематикасын яктырткан китаплар да урнаштырылды.
Алар авыл халкына эшмәкәрлек һәм агросәнәгать нигезләрен яхшырак аңларга ярдәмлек буларак кулланылды.
Бу чара белем дәрҗәсен күтәрү белән берлектә, халыкның авыл җирлегендә үз идеяларын тормышка ашырырга этәргеч буларак хезмәт итте.