Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Онытмабыз!

13 сентябрь көнне Киекле авыл китапханәсе Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көненә багышланган "Онытмабыз!" акциясен үткәрде.

 

Бу истәлекле дата бөтен дөньяда 1962 елдан башлап ел саен сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Һәм бу айга икенче бөтендөнья сугышы белән бәйле ике дата туры килүе очраклы түгел: сугыш башланган һәм тәмамланган көн.

Бу кайгылы дата миллионлаган кешеләрнең снарядлар астында, концлагерьларда, шәһәрләрдә коточкыч ачлыктан һәм авырулардан һәлак булган көннәрен искә төшерә.

 

Чарада катнашучылар сугышта катнашкан туганнарын һәм якыннарын искә алдылар, тарихи фактларны белделәр, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.