Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

“АВЫЛ ЯШИ”

17 нче сентябрьдә, «Авыл яши - Деревня живет» проекты кысаларында Киекле авылы китапханәсе тарафыннан «Без булдырабыз!» исемендә экскурсия оештырылды.

 

Чара Рәмис Нәҗип улы һәм аның тормыш иптәше Фердәүс Насыйх кызы Сафиуллиннарның шәхси хуҗалыгында уздырылды.
Чарада Киекле авылы җирлеге башкарма комитет белгечләре, бу өлкәдә үз хуҗалыкларын булдырырга теләгән һәм авыл хуҗалыгы яңалыклары белән кызыксынучы авыл халкы катнашты.

 

Ирле-хатынлы Сафиуллиннар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелә торган субсидия программасында катнашып 2023 елда грант отуларын, үзләренең өч сыердан башлап сөтчелек юнәлешендәге кече-фермаларын булдыруларын, хәзерге вакытта сигез сыердан торган хуҗалыкның гөрләп эшләвен һәм савып алынган сөтне тапшырып, бозаулар үстереп көн итүләрен яратып сөйләде.
Ял һәм каникул вакытларында үзләренә булышучы ике кызы һәм кияүләре, бигрәк тә, уртанчы сыйныфларда укучы ике оныкларының булышуын горурлык белән тасвирладылар.

 

Эшмәкәрләр чарада катнашучыларны бик пөхтә җыештырылган хуҗалык белән таныштырды, сыерларны төнгелеккә ябу урыннарын, Рәмис Нәҗип улының үзе ясаган азык-төлек эшкәртү җайланмаларын күрсәтте һәм электрон көтүче аралыгында ял итүче малкайлар белән дә таныштырды.

 

Чара авыл халкын эшкуарлык эшчәнлеген алып бару нигезләренә өйрәтү, авыл тормышын популярлаштыру һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату максатында гамәлгә ашырылды.