Экологик десант
Үрнәк авылы янында урнашкан Иске Аул чишмәсе Киекле авылы җирлеге халкы һәм кайткан кунаклары өчен үзенчәлекле табигать һәйкәле булып тора. Ул - эчә торган су чыганагы, шуңа күрә җирле халык аны сакларга тырыша һәм чисталыкта тота.
Шул максаттан 4 августта Киекле авылы китапханәсе авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәтчәннәре белн берлектә өмә оештырды. Өмәдә чишмә яны территориясен чүп-чардан арындыру эшләре башкарылды.
Чишмә буенда ял итүчеләрне дә чисталык акциясендә катнашырга чакырып калабыз!