Без бергә!
Киекле авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз белән очрашу оештырды.
Чара барышында “Ворон” чакырулы якташыбыз хәрби хезмәте, тормышындагы мөһим вакыйгалары белән уртаклашты.
Шулай ук ул мәдәният йортындагы махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызга багышланган стенд белән, китапханәдәге китаплар күргәзмәләре белән танышты.
Уздырылган әңгәмә бурычның, батырлыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең нәрсә икәнен яхшырак аңларга ярдәм итте.
Без горурланабыз! Без бергә!