Әсәрләре буйлап сәяхәт
Киекле авылы китапханәсендә танылган татар драматургы, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан 25 августта «Әсәрләре буйлап сәяхәт» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә авторның китаплары - китапханә фондында сакланучы һәркем яратып укыган пьесалары, повестьлары һәм хикәяләре тәкъдим ителде.
Шулай ук китапханә укучылары һәм кунаклары Туфан Абдулла улы Миңнуллинның тормыш юлының кызыклы фактлары һәм күпкырлы иҗади эшчәнлеге турында сөйләүче әдәбият белән дә танышты.