Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Үз йолдызын тапкан хатын-кыз

5 августта Киекле авылы китапханәсендә «Үз йолдызын тапкан хатын-кыз» китаплар күргәзмәсе эшләде.

Ул танылган татар язучысы, драматург, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Габделхак кызы Маликовага 90 яшь тулу уңаеннан оештырылды.

 

Авторның китапханә фондында сакланган танылган романнары, повестьлары, хикәяләре, пьесалары укучылар күзәтүенә тәкъдим ителде.

Аның «Алтын ятьмә», «Өермә», «Югалган якутлар», «Кызыл гөл», «Арыш тәме» кебек китапларын укучылар яратып кабул иттеләр.