Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Каюм Насыри мирасы

14 августта Киекле авылы китапханәсенендә үзенең бөтен гомерен һәм талантын туган татар халкына багышлаган IXI гасыр татар галиме-этнографы, энциклопедисты, тарихчысы, тел белгече, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан “Каюм Насыри мирасы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

 

Күргәзмәдә Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.

Һәм, әлбәттә, юбилярның яраткан һәм танылган «Тәрбия китабы», «Казан татарлары мифологиясе», «Зирәк Абү Али сина турында хикәяләр» һ.б. әсәрләре күрсәтелде.