«Бөек җиңүнең китап эшелоны»
25 августта Киекле авылының күпфункцияле үзәгендә Нурлат муниципаль районының Киекле авыл җирлеге Башкарма комитетының 2025 елның ярты еллык эшенә йомгаклар ясау буенча халык җыены булып узды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Киекле авылы китапханәсе җыенга «Бөек җиңүнең китап эшелоны» дигән китап күргәзмәсе оештырды.
Авыл халкына китапханә фондыннан Бөек Ватан сугышының төп этапларын, солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын сурәтләгән вакыйгалар, рус һәм татар язучыларының сугыш елларына багышланган әсәрләре тәкъдим ителде.