Җиңү утын йөрәкләрдә саклыйбыз
9 августта Үрнәк авылында Нурлат үзешчән артистлары башкаруында «Җиңү утын йөрәкләрдә саклыйбыз» дигән концерт уздырылды.
Бу чарада Киекле һәм Кизләү авылы китапханәләре тарафыннан китаплар күргәзмәләре оештырылды.
Бөек Җиңүнең 80-еллыгына багышланган күргәзмәдә Бөек Ватан сугышын тасвирлаган басмалар, татар һәм рус язучылары һәм шагыйрьләренең шул чорга багышланган китаплары урын алды.
Чарага җыелган халык күргәзмә белән бик кызыксынып танышты.
Бигрәк тә хәтер рубрикасы астында чыккан китаплардан үзләренең сугышта катнашкан әби-бабаларын, туганнарының исемнәрен эзләделәр, җанланып аларның сугыштагы тарихлары белән уртаклаштылар.
Яшь китап сөючеләр өчен дә күргәзмә эшләде.
Балалар үзләре яраткан әкиятләрне карап куанды, татар һәм рус язучыларының кызыклы әсәрләре белән танышты.
Кичә бик кызыклы һәм җылы атмосферада үтте.