Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Күңелле стартлар»

 Киекле авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 26 июльдә авылның Үзәк ял паркында «Күңелле стартлар» уен программасын оештырды.

Кече яшьтәге балалар күмәк спорт уеннарында зур дәрт белән катнаштылар, җитезлек, тизлектә үзләрен сынадылар.

Туп тотып, скакалкалар белән йөгерү, яулык салыш, палка тотыш уеннарында ярыштылар.

Балаларның җәйге ялының тагын бер көне кызыклы һәм мавыктыргыч үтте!