Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Авыл яши - Деревня живет»

27 июньдә «Авыл яши - Деревня живет» проекты кысаларында Киекле авылы китапханәсендә «Авыл хуҗалыгы үсештә» китап-иллюстратив күргәзмәсе оештырылды.
Чарада Киекле авылы җирлеге башлыгы, башкарма комитет белгечләре, бу өлкәдә үз хуҗалыкларын булдырган эшмәкәрләр һәм авыл хуҗалыгы яңалыклары белән кызыксынучылар катнашты.

«Авыл яши» проекты Татарстан Республикасында авыл халкын эшкуарлык эшчәнлеген алып бару нигезләренә өйрәтү, авыл тормышын популярлаштыру һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату максатында гамәлгә ашырыла.

Чара барышында китапханәдә авыл хуҗалыгы тематикасын яктырткан китаплар һәм брошюралар, журналдагы мәкаләләр кебек иллюстратив әсбаплар урнаштырылды.

Алар авыл халкына эшмәкәрлек һәм агросәнәгать нигезләрен яхшырак аңларга ярдәм итте.

Бу өлкәдә белем дәрҗәсен күтәрү белән берлектә, халыкның авыл җирлегендә үз идеяларын тормышка ашырырга этәргеч буларак хезмәт итте.