Балачак мәңгегә хәтердә!
18 июньдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Киекле авылы китапханәсе «Балачак мәңгегә хәтердә!» очрашуын оештырды.
Чарабызның героинясы - Бөек Ватан сугышы чоры баласы Сария Закир кызы Мухаметова.
Очрашуда, балачагын янә күз алдыннан үткәреп, үзе кичергән сугыш еллары ачысын сөйләп үтте Сария апа.
1940 елда төпчек бала булып дөньяга аваз салуын, әниләренең дүрт кечкенә баланы ялгыз үстерүен, ашарларына ризык булмыйча, алабутага да котлык булуын күз яшьләре белән искә төшерде героиня.
Сария апа кече яшьтән әнисеннән карап бәйләргә, пешерергә, йорт эшләрен алып барырга өйрәнеп үсә.
Сугыш чорында бу эшләр аларның гаиләсен ачлыктан коткара: кызлар бәйләгән киемнәрне, малайлар туккан чабаталарны базарда сатып акча юнәлтә.
Бүгенге көндә дә Сария апа шөгылен ташламый.
85 яшендә дә балаларына, оныклары-оныкчыкларына оекбашлар, чәпчүрләр, бияләйләр бәйли, туганнарына, дусларына үзе үстергән җиләкләрен авыз иттерә, кайнатмалары белән сыйлый, шулар аша үзенең йөрәк жылысын, мәхәббәтен житкерә.
Сария апа - китапханәбезнең күптәнге дусты, уздырылучы чараларыбызның даими кунагы, бик ачык һәм кызыклы әңгәмәдәш.
Аның белән үткәрелгән бу очрашу да мәгънәле үтте, күңелдә җылылык калдырды.