Сабантуй-2025
14 июнь Киекле авылы китапханәсе авыл жирлеге советы тарафыннан зур масштабта оештырылган “Сабантуй-2025” бәйрәмендә катнашты.
Авыл халкы һәм кайткан кунакларның һәрберсе үзенә ошаган ял төрен таба алды: дәртле жырлар һәм күңелле биюләр, татар халкының милли ашлары, көч һәм житезлек ярышлары, хәттә балалар өчен күбекле кичә дә оештырылды.
Олылар да, яшьләр дә бик теләп чаңгыда йөрделәр, йомырка күчерделәр, көянтә-чиләкләр белән су ташыдылар, капчык киеп йөгерделәр, кул көрәштерделәр, арба ярышында катнаштылар... Әлбәттә инде, Сабантуй күрке булып гер күтәрү, колгага менеп әтәч алу, милли көрәш уеннары торды.
Бу зур бәйрәмнең дәвамы буларак Киекленең ял паркында Кичке Сабантуй оештырылды.
Авыл халкы һәм кайткан кунаклар авылдашыбыз Рәис Газизовның иҗат төркеме белән куйган концертын карады.
Һәрвакыттагыча, Сабантуй очрашу урыны булды, күңелле ял һәм яхшы кәеф бүләк итте!