Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Яшьлек эзе...

20 майда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Киекле авылы китапханәсе «Яшьлек эзе...» очрашуын оештырды.

 

Чарада Бөек Ватан сугышы баласы Гилманов Әсхәт абый һәм «Варислар» патриотик клубы әгъзалары очрашты, анда берәүләр өчен Бөек Ватан сугышы – ерак тарих, икенчеләр өчен - алар белән булган кырыс чынбарлык иде.

 

Очрашуның максаты - сугыш фаҗигасен, балалар җилкәсенә төшкән сынауларның бөтен авырлыгын буыннарга мөмкин кадәр дөресрәк итеп җиткерү булды.

 

Чара барышында Әсхәт абыйга яңа периодик басмалар һәм Бөек Ватан сугышы елларына багышланган әдәби әсәрләр дә тәкъдим ителде.