Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Хәтер вахтасы

Ел саен Ватанны саклаган сугышчыларны хөрмәтләү, һәлак булган геройлар монументына чәчәкләр салу һәм Бөек Ватан сугышының тере ветераннарына хөрмәт күрсәтү өчен “Хәтер вахтасы” митингы үткәрелә.

 

Бу елны да Киекле авыл җирлеге халкы һәм кайткан кунаклар Җиңү бәйрәменең 80 еллыгын билгеләп үтәргә 7 майда һәлак булган сугышчылар монументлары янына жыйналды.

 

Бәйрәмдә символик җырлар һәм биюләр башкарылды, җиңү хакына үз гомерләрен биргән батырлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салынды.
Тантаналы кичә җиңү маршы белән төгәлләнде.

 

Киекле авылы китапханәсе авыл Советы исеменнән Киекле, Кизләү һәм Үрнәк авылларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә веноклар куюда катнашты.