Тукайны искә алып...
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел булачак.
Шул уңайдан Киекле авылы китапханәсе «Тукайны искә алып...» чарасы оештырды.
Чарада Киекле урта мәктәбенең икенче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар кыскача шагыйрьнең биографиясе белән танышты, балалар өчен язган әсәрләрен искә төшерде, күмәк рәвештә «Туган тел» җырын башкарды.
Чара барышында укучылар шагыйрь әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карады.
Балалар мультфильмнар аша Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Водяная» - «Су анасы» әсәрләре белән танышты.
Шулай ук Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе дә эшләде.