Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Һәйкәлләрне чистарту

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бөтен ил буйлап һәйкәлләр, обелисклар, монументлар тирәсен җыештыру буенча экологик өмәләр уза.

 

Киекле авылы китапханәсе дә авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 25 апрельдә Үрнәк авылында 1941-1945 елларда Ватан өчен сугышта һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янын җыештыруда катнашты.
Кызлар тарафыннан һәйкәл коймаларын буяу һәм аның тирә-ягын көзге үләннәрдән, чүп-чардан арындыру эшләре башкарылды.

 

Һәйкәлләрне төзекләндерү - ул сугышта катнашкан әби-балаларыбызны искә алу, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында баш ию буларак яңгырый.

Бу эшләнгән эшләребез аша без киләчәктә тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен калдырган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!