“Галәмнән сәлам!”
1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына бортында кеше булган дөньяда беренче космик корабль-иярченне чыгаралар.
Шуннан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне, ә дөньяда - Кешенең космоска очу көне буларак билгеләп үтәләр.
Бу истәлекле датага Киекле авыл китапханәсе тарафыннан "Умырзая" балалар бакчасының өлкән төркеме өчен "Галәмнән сәлам!" исемле танып-белү сәгате оештырылды.
Чара барышында балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре космонавтлар, йолдызлар һәм планеталар, Галәм серләре турындагы белемнәре белән бик теләп уртаклаштылар.