Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Без бергә! Токмач әзерләү.

Махсус хәрби операциясенә ярдәм итү кысаларында Киекле авылы җирлеге Башкарма комитеты оештырып җибәргән «Без бергә!» чарасы киң колач алды.

 

СВОда хезмәт итүче егетләребезгә кулдан баскан аш токмачлары әзерләү эшендә җирле үзидарә, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә берничә көн рәттән инде Киекле авылының уңган, булдыклы хатын-кызлары да кушылды.
Киң күңелле хуҗабикәләр егетләребезгә исәнлек-саулык теләп, догалар әйтеп, күңел җылысы биреп әзерләде ризыкларны.

 

Хөрмәтле авылдашларыбыз!

СВОдагы егетләребезгә ярдәм итәргә теләге булганнар бозылмый торган ризык, эчке киемнәр, юыну өчен кирәк-яракларны 20.02.2025 кадәр сельсоветка китерә аласыз!

Без бергә! Бердәмлектә көч!