Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Татар мәгърифәте даһие. Китаплар күргәзмәсе.

XIX гасыр татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан 14 февральдән Киекле авылы китапханәсендә «Татар мәгърифәте даһие» исемле китаплар күргәзмәсе эшли башлады.

Китапханә фондыннан алынган китаплар авторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштыра, ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге турында сөйли, матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастыруы турында мәгълүмат бирә.