СВОга багышланган чара. Без бергә!
Киекле авылы китапханәсе Киекле авылы җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциясенә ярдәм итү кысаларында «Без бергә!» чарасында катнашты.
Кызлар тарафынаннан СВОда хезмәт итүче егетләребезгә кулдан баскан аш токмачлары әзерләү эше башлап җибәрелде.
Күңел җылысы биреп әзерләнгән ризык егетләребезгә зур ярдәм булыр дип өметләнәбез! Без бергә!