“Безнең горурлыгыбыз!” фотокүргәзмә.
Киекле авылы китапханәсе махсус хәрби операциясенә ярдәм кысаларында «Безнең горурлыгыбыз!» исемле фотокүргәзмә оештырды.
Китапханә укучыларына Россиянең героик үткәне һәм бүгенгесе, илебезнең солдат-геройлары турында сөйләнелде.
Укучылар ватандашларының һәм авылдашларының батырлыклары турында мәгълүмат алдылар һәм фотодан танышларын, туганнарын таныдылар.
Безнең Дәүләт һәрвакыт үзенең каһарманнары - туган җирләрен яки үз халкының мәнфәгатьләрен яклауга баскан кешеләр белән дан тотты.
Без горурланабыз! Без бергә!