Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Бөек Җиңүнең китап эшелоны. Китап күргәзмәсе.

20 январьда Киекле авылының күпфункцияле үзәгендә Нурлат муниципаль районының Киекле авыл җирлеге Башкарма комитетының 2024 ел эшенә йомгаклар ясау буенча халык җыены булып узды.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Киекле авылы китапханәсе Җыенга «Бөек Җиңүнең китап эшелоны» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

Авыл халкына китапханә фондыннан Бөек Ватан сугышының төп этапларын, солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын сурәтләгән вакыйгалар, шулай ук полководецларның, язучыларның, Бөек Ватан сугышы вакытында яшәргә туры килгән гади кешеләрнең хәрби мемуарлары тәкъдим ителде.