Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Куркынычсыз интернет - яхшы интернет. Буклетлар тарату.

Хәзерге дөньяда кешеләр Интернеттан башка ничек эш итәргә мөмкин икәнен күз алдына да китерә алмыйлар. Ул планетада миллиардлаган кешеләрнең аңын һәм тормышын үзгәртте һәм кеше тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, чөнки «Бөтендөнья пәрәвезе»ндә безне кызыксындырган теләсә нинди мәгълүматны табарга мөмкин.

Интернетта куркынычсызлык кысаларында Киекле авылы китапханәсе «Куркынычсыз интернет - яхшы интернет» исемле буклетлар өләшүне оештырды.
Чарада кече яшьтәге укучыларның һәм яшүсмерләрнең ата-аналары катнашты.

Буклетта Интернетның нәрсә булуы, Интернет челтәрендә мөстәкыйль эш башлар алдыннан бала нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеге, ата-аналар контроле нәрсәдән торырга тиешлеге, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.