Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Татарстан - минем туган ягым»

 

 

5 ноябрьдә Киекле авылы китапханәсе «Татарстан - минем туган ягым» патриотик сәгате оештырды. Чара Татарстан Республикасы Конституциясе көненә, аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законын кабул итү көненә багышланды. Чара барышында китапханәнең иң яшь дуслары - Киекле авылы 28 номерлы «Умырзая» балалар бакчасының өлкәннәр группасы Конституциянең барлыкка килү тарихы, ТР гражданнарының төп хокуклары, Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында мәгълүмат алдылар һәм республиканың төп символларын искә төшерделәр. Балалар шулай ук үз куллары белән Татарстан Республикасы флагы рәвешендә китап кыстыргычлары ясадылар.