«Алтын китап киштәсе»
9 октябрьдә Бөтенроссия уку көне кысаларында Киекле авылы китапханәсендә «Алтын китап киштәсе» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр укучының үз алтын китап киштәсе бар. Бу киштә өстендә күңелдә онытылмас эз калдырган иң яраткан һәм истә калган китаплар тора. Аларны кабат-кабат укыйсы килә, алардан аерылып булмый. Оештырылган күргәзмәдә китапханә укучыларының менә шундый иң күп укыла торган яраткан китаплары урын алды.