Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Игелек һәм хөрмәт көне»

 

 

5 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында Киекле авылы китарханәсе «Игелек һәм хөрмәт көне» акциясе оештырды. Өлкән буын вәкилләренең өйләренә барып, бу игелекле һәм якты бәйрәм белән котлау китапханәнең матур бер традициясенә әйләнде. Бу елны да Үрнәк, Киекле авылларында көн күрүче авылдашларыбыз - китапханә чараларында актив катнашучы, китап сөюче укучыларыбыз белән очрашу җылы тәэсирләр калдырды.