Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Барысы да гаиләдән башлана»

 

 

19 августта Киекле авылының күпфункцияле үзәгендә Нурлат муниципаль районы Киекле авыл җирлеге Башкарма комитетының 2024 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясау буенча гражданнар җыены узды. Гаилә елы кысаларында Киекле авыл китапханәсе Җыенга «Барысы да гаиләдән башлана» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Авыл халкына китапханә фондыннан гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен кору принциплары, гаиләдә балаларны тәрбияләү кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше, гаилә педагогикасы һәм психологиясе, нык гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында китаплар тәкъдим ителде.