Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Сугыш истәлекләре сакланган урын»

 

 

«Минем Ватаным» патриотик проекты кысаларында Киекле авыл китапханәсе яшь укучылар өчен Киекле авылы урта мәктәбендә эшләп килүче музейга экускурсия оештырды. Чара «Сугыш истәлекләре сакланган урын» дип аталды. Яшь укучылар белән  Ватан, ватанпәрвәрлек, Россия солдатларының батырлыгы турында әңгәмә уздырылды. Киекле авылыннан сугышта катнашкан авылдашларыбыз, аларның кыюлыгы турында сүз йөртелде. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы чоры әсбаплары белән таныштылар.