Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

«Әкиятләр илендә»

 

 

19 августта Киекле авылы китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен «Әкиятләр илендә» исемле викторина үткәрелде. Балалар «Әкиятне белегез», «Әкият героен таныгыз», «Сорау-җавап» биремнәрендә катнашып, әкиятләрне һәм әкият персонажларын актив танып белделәр, татар һәм рус язучыларының бу жанрдагы әсәрләрен искә төшерделәр.Уенда катнашучылар әкиятләрне яратуларын һәм китаплар белән дус булуларын исбатладылар.