Бурметьевская сельская библиотека - филиал № 10

Кем син, Шүрәле?

  Киекле авылы китапханәсе яшь китап сөюче дуслары өчен 20 июльдә авылның Үзәк ял паркында «Кем син, Шүрәле?» исеме белән аталган викторина үткәрде.

Квест формасында оештырылган интеллектуаль уенда балалар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, алты тукталыш вакытында төрле биремнәр үтәделәр: рәсемнәрдә нинди әкияттән эзек күрсәтелгәнен, төрелгән коробкалардыгы әйберләрнең нинди әкият геройларына кагылышлы булуын фаразладылар, логик ромашкада бирелгән сорауларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр һәм башка кызыклы биремнәр үтәделәр. Шулай ук командаларга бүленеп, таныш мультфильмнарга кагылышлы пазлларны җыйдылар. Уен сорауларына җавап биреп, катнашучылар югары дәрәҗәдәге белемнәрен күрсәтте. Җәйге каникуллар вакытында балалар өчен оештырылган бу чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды.