“Ромашкалы бәхет”
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм гаиләне һәм никахны яклаучы изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә туры килә. Аларның никахы тугрылык, үзара мәхәббәт һәм гаилә бәхете үрнәге булып санала. Шул бәйрәм уңаеннан, Киекле авылы китапханәсе «Ромашкалы бәхет» исемле акция оештырды. Чара барышында китапханәнең яшь укучылары авыл урамнарында үтеп баручыларны бәйрәм белән котладылар һәм чисталык, якты хисләрне символлаштырган ромашкалар бүләк иттеләр. Уздырылган акциядә катнашучы кызлар тирә-юньдәгеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте.