Авыл көне.Кичә.
Киекле авылы китапханәсе 21 июньдә Киекле авылы җирле үзидарәсе оештырган Авыл көнендә катнашты.
Чарада татар милләтенең гореф-гадәтләрен чагылдырган йолалар белән берлектә заманча җырлар башкарылды, алып баручылардан матур шигырьләр яңгырады, балалар үзләре өчен оештырылган уеннарда катнашты, олыраклар исә сәхнә алдында күмәк дисәтүктә бию осталыкларын күрсәтте.
"Иң матур ишек алды" һәм "Иң тәмле ризык" исемле конкурсларда катнашкан гаиләләр бүләк иясе булдылар.
Авылдашлар табын артында бәлеш, пылау, гөбәдия, бавырсак кебек милли ризыкларыбыздан авыз иттеләр, тәмле чәй эчтеләр.
Халыкны берләштерүче Авыл көне ел саен уздырылучы матур гадәткә әйләнсен иде.